Сыңар канатлар (дәвамы)

БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Бәхилләшү

Кәримә кибетен ачты,сатучы килгәнне көтеп алды да сумкасына күчтәнәчлек тәм-томын салып, туган йортына юнәлде. Әнисе, яшенә күрә, әйбәт кенә яшәп ята. Гомер буе фермада эшләп, пенсиягә чыкты, ялгызы ике кызын аякка бастырды. Ничәмә-ничә тонна сөтне кул белән савудан кәкрәеп калган куллары вакыты-вакыты белән тыңлаудан баш тартса да, үз-үзен йөртә әле.

Җәннәт апасының хәле көннән көн авырая барганын, үзе әйтмәсә дә, Кәримә күреп тора. Ашаганы – сыек шулпа белән җылы сөт. Анысын да бал калагы белән генә. Кәримә: «Кая, бир, үзем ашатыйм», – дисә дә, һаман калтыранган куллары белән үзе ризыкланырга, күбрәк, янында кеше булмаганда ашарга тырыша. Газапланганын күрсәтәсе килми торгандыр

Үзгәрде Җәннәт, бик үзгәрде. Үзе дә, тышкы кыяфәте дә. Заманында шайтанны да аздырырдай мут күзләрендәге очкыннардан сүлпән тонык караш кына калып бара. Мәмрәп торган җиләк кебек сусыл, күперенке иреннәре төссезләнеп эчкә убылган. Алга таба →

Сыңар канатлар

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

«Сезнең яшь чакны беләбез без».

Сәлимә карчык бүген дә йокламыйча таң арттырды. Соңгы елларда, җәйгә чыкса, шул инде аның оныгының кызы Эльвира кайта да тормышының бөтен тәртибе бозыла да куя. Юк-юк, карчык зарланмый, берүк кайта гына күрсен. Җәйге ике ай аның тонык тормышына җете төсләр өсти, ул үзен хәтта бераз яшәреп киткәндәй хис итә. Дөрес, оныкчыгы бәләкәй чакта рәхәтрәк иде. Иде… Көн буе күрше кызлары белән уйнап, су коенып,көтүдән кайтмаган сарык бәрәннәрен эзләшеп, эттәй арып, караңгы төшкәнче үк хәлдән таеп, кыз үзенең ничек йоклап киткәнен дә сизми кала иде. Хәзер хәлләр үзгәрде: җиткән кыз көндез күбрәк йоклый, төн буе кайдадыр йөри. Сорасаң, җавап бер:

– Бабуль, әй, әбием, син кайгырма, без просто тусуемся.

«Тусуемся» дигәне нәрсәдер инде, кыз җиңел генә әйткәч, Сәлимә карчык куркыныч нәрсә түгелдер дип белә. Ул оныкчыгының «әбием»дип, җылы йомгак булып, куенына чумган чакларын сагына. Көтү куар вакыт җиткәндә генә кайтып кергән оныгы өчен соңгы вакытта карчыкның эче поша. Алга таба →

Сиңа дигән җырым… Икенче бүлек (Повесть)

Май 17, 2019

АК ТО­МАН­НАР ИЛЕН­ДӘ

– Ме­нед­жер ави­а­би­лет җи­бәр­гән, мин ир­тә­гә Анг­ли­я­гә ки­тәм!

Ты­ныч кы­на ко­фе эчеп утыр­ган әти­се бе­лән әни­се Се­ре­жа­га ка­рап, тел­дән кал­ды­лар. Чит ил­гә ки­тү ту­рын­да сөй­ләш­кә­не бул­ды ул­ла­ры­ның, лә­кин анык кы­на кая, кай­чан ки­тү ту­рын­да сүз чык­ма­ган иде әле.

Әни­се ко­е­лып төш­те, ап­ты­раш­та кал­ды:

– Ни­чек ин­де? Әзер­лек­сез-ни­сез, әйт­ми-нит­ми Анг­ли­я­гә ки­тә­сең?

– Ме­нед­жер ми­не ал­дан ки­сә­тер­гә ки­рәк тап­ма­ган, – дип ак­лан­ды ул­ла­ры. «С­та­рик­лар»  нәр­сә­дер әй­тер­гә өл­гер­гән­че, ко­фе­сын чө­ме­реп ке­нә куй­ды да ки­тәр­гә ашык­ты:

– Мин инс­ти­тут­ка ака­дем­ка алыр­га ба­рам!

Хез­мәт­кә ур­наш­ты­ру бу­ен­ча Лат­вия аген­ты ба­ры бер ге­нә көн ал­дан хә­бәр ит­те. Егет, төн буе уй­ла­нып, йок­лый ал­мый ят­ты.

Ир­тән, са­мо­лет­ка өч-дүрт сә­гать ке­нә ка­ла, инс­ти­тут­ка чап­ты, де­ка­нат­та ака­де­мик ял ал­ды. Ул әле кай­ты­рын-кайт­ма­сын да, уку­ын дә­вам итә­сен- ит­мә­вен дә бел­ми, шу­лай да до­ку­мент ки­рәк бу­луы бар. Курс­таш кыз­ны оч­ра­тып, бе­раз мак­та­нып та ал­ды, ул Анг­ли­я­гә ки­тә, инг­лиз те­лен «су ке­бек эчә»… Алга таба →

Улугбек Хамдам. Ялгызлык (повесть)

I БҮЛЕК

Ул көнне мин, бераз сөйләшеп утырырга дип, дустым янына чыгып киткән идем. Аларның йортлары шәһәрнең икенче башында, шуңа күрә барып җиткәнче шактый вакыт үтте. Килеп җитүгә, гадәттәгечә, кыңгырау төймәсенә бастым – бер тавыш юк! Тагын бастым – тынлык. Китәргә дип борылмакчы идем, ишек артында көчле һәм кискен төстәге шакылдау ишетелде. Тыңланып торам: күпмедер мизгелдән әлеге сәер шакылдау янә кабатланды. Күңелдә шик-шөбһә уянды, шулай да, кыюланып, ишеккә кагылдым – ул бөтенләй бикләнмәгән икән, ачылды да китте. Дустымның исемен әйтеп, тавыш бирдем, әмма җавап ишетелмәде, һаман да теге каты шакылдау өзек-төтек кабатлана, ул да булмады, югарыдан нидер ишелеп төшкәндәй булды. Гаҗәпләнү катыш сагаеп, өй эченә кердем. Анда өйнең асты өскә килгән иде! Алгы бүлмә идәнендә китап-дәфтәрләр, язылып-сызылып чуарланып беткән кәгазь битләре, бала уенчыклары чәчелгән, кая карама – ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре аунап ята. Урындыклар теләсә ничек куелган, җыештырылмаган өстәл өстендә ятим кыяфәттә олы чәйнек белән сыңар чынаяк, алар янәшәсендә пычак белән яртылаш киселгән ипи күренә. Кояшлы көн булуга карамастан, ут яндырып куелган. Янә нидер нык кына шакылдап алды, баксаң, ачык калдырылган тәрәзәнең ике канатын җил ачып-ябып «уйный» икән. Ирексездән, тәрәзә янына килдем. Җилкән сыман кабарынган ефәк тәрәзә пәрдәсе, иркәләп диярлек, битемә кагылды. Тышкы якка күз салдым, якында кечкенә урман шәйләнде. Җил иркендәге агачлар шаулап алалар, нидер пышылдашалар, серләшәләр иде… Кинәт бөтен барлыгымны нидер эләктереп алгандай булды! Бу «серле» кыштырдаулардан тәшвишләнеп, һәр тавышны тотып алырга омтылгандай, агачларга бактым. Алга таба →

Сиңа дигән җырым… Беренче бүлек (Повесть)

Май 8, 2019

Төнге клубта

 Көн яктысында соры тау хәрабәләренә охшаган зур сәүдә-күңел ачу үзәге, кич, реклама утлары кабынгач, пәри алыштырган кебек танымаслык булып үзгәрә: меңнәрчә утлар күз кыскалап, кызыктырып чакырып тора. Күңел ачу индустриясе бөтен мөмкинлекне файдалана – төнге клуб төрле чаралар үткәрә, җаның теләгәнен сайла! Зур шоу шимбә-якшәмбеләрдә була. Андый көннәрдә танылган артистларны чакыралар. Күптән түгел генә Митя Фомин, Никита Джигурда һәм «Виа Гра» группасы булып киткән. Гадәттә, публика чуар, вакыт-вакыт студент кичәләре үткәрәләр. Менә бүген дә студентлар күңел ачарга җыелды. Кызу ритмга биегәннән соң ял итәргә уңайлы булсын өчен түрдә, танцпол янәшәсенә, күптөрле шешәләр, фужерлар белән тулган бар һәм өстәлләр тезелгән. Берәүләр бии, икенчеләр тамак чылата. Дәртле музыка бөтен көченә җибәрелгән, шыгрым тулы зал хәрәкәттә… Бераз соңарыбрак килгән озын буйлы, калын җилкәле, җитдирәк кыяфәтле егет, сыра алып, тирә-якка исе китмичә, иренеп кенә залны күзәтте. Дистәләгән, йөзләгән гәүдәләрнең төрле юнәлештә ыгы-зыгы килүе бүген аңа мәгънәсез хәрәкәт кебек тоелды. Килүенә үкенә башлаган егетнең карашы түгәрәк ясап биюче бер төркем студентлар арасындагы уртача буйлы, алтынсу чәчле сөйкемле кызда тукталды. Кыз, дөньясын онытып, һавада очкан кош кебек җиңел хәрәкәтләр белән ләззәтләнеп бии, әйтерсең, бәхет канатында оча! «Клубка беренче килүедер, күренгәне юк иде», – дип уйлады егет. Бушаган бокалын бар өстәленә куеп, бик якын танышы сыман ачык елмаеп, кызлар янына барып басты.

– Сәлам!! Сезнең янда биергә рөхсәт итәсезме?

– Сәлам! Монда бар кешегә дә ирек! – диде кыз, исе китмичәрәк, шулай да бу егетнең кай ягы беләндер башкалардан аерылып торганын искәрде. Алга таба →

Тузганак керфеге (ахыры)

…Маллары гына түгел, үзе дә күтәрәмгә калган авыл язны тезләнгән килеш каршылады. Ачтан үлүчеләр генә җитмәгән, кар астында кыш чыккан бодай бөртекләрендә яшәү өмете күреп, аны пешереп ашаганнар да йорты-йорты белән кырылган иде – күп кенә өйләрнең тәрәзәсенә аркылы такта кадакланды. Шулай да яз кояшы – яз кояшы инде ул, тәнендә җаны калганнарга беркадәр нур алып килде. Бакча артларында кычыткан, кукы, кузгалак, балтырган баш төртә башлауга, һәркемнең күңеленә «яшибез! дигән татлы бер өмет уты йөгерде. Алга таба →

Шагыйрь

Мар 12, 2019

Мәскәү көндәлеге.

Өзекләр

Кызганыч! Мин бу вакыйганың шаһиты булалмадым. Инде барысы да тәмамланган иде. Ул бирегә колхозчылар съездына делегат булып килеп эләккән иде. Биредә аны Сталин тыңлады, биредә аны Ленин ордены белән бүләкләделәр…

Ул Мәскәүгә сабына тәмәке һәм акча төрелгән төенчек бәйләнгән кәрзин күтәреп килгән иде. Алыштыргысыз таягын исәпләмәсәң, бөтен багажы шул аның.

Сөт төсендәге яңа сарык туны һәм алтынсу чуклары асылынып торган башлык кигән Сөләйман Мәскәү перронына каядыр ашыгучы бик тәккәбер пассажир сыман аяк баскан, диләр. (Кәрзинен беләгенә элгән, папахасын бер якка кырын салган). Алга таба →

Тузганак керфеге (повестьнең дәвамы)

…Беркөнне әнисе бәкегә кер чайкарга төшкәндә, Гөлсәйдә дә ияргән иде. Зина түтәйнең каяндыр кайтып килеше икән, алар янына туктап исәнләште дә ачык елмаеп, Хәдичәгә озак кына нидер сөйләргә тотынды. Кулындагы кечкенә капчыгына да төртептөртеп күрсәтте. Хәдичә урысчаны беркадәр сукалый иде, аңлаган кыяфәттә баш селкеп торды да Гөлсәйдәгә эндәште:

Алга таба →

Тузганак керфеге (дәвамы)

…Әмирхан районга төшсә дә, аны күрүче-ишетүче булмады: сугыш башланган, дигән дәһшәтле сүз ул көнне дөньяның астын өскә китереп ташлаган иде.
Сугыш авыл ирләрен берәм-берәм йота гына торды. Киткәннәр артыннан, озак та үтми, җан өшеткеч сүзләр язылган кара хәбәрләр дә кайтырга тотынды. Мәктәп директоры булгач, Әмирханны бронь биреп калдырганнар иде. Үзалдына байтак уйланып йөргәндер, күрәсең, көзен, укулар башлангач, тотты да районга барып гариза язды. Алга таба →

Гармунчы мәхәббәте

Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олыгайган көннәрдә дә.

Тышта яз. Шундый күңелле! Урамның нәкъ уртасыннан, асфальт юлга ике яктан агып төшкән кар сулары, гөрләвекләр хасил итеп, соңга калырга курыккандай, челтер-челтер килеп, ашыгып-кабаланып алга, җәйләргә таба йөгерә. Алар өчен юлдан тыз-быз чабучы машиналар әллә бар, әллә юк – яз җырын җырлап агалар да агалар… Алга таба →