Батыр Фәрдәнә
Нәсел җепләре Сарман шәҗәрәсенә барып тоташкан, Сарман авылында яшәгән Ризатдин кызы Фәрдәнәне (мулла кушкан исеме Бибифәрдәнә) Чукмарлы авылының үз көнен үзе күреп яшәгән хәлле генә крестьян Сәйфулла улы Хәйрулланың бердәнбер малае Фәйзуллага димлиләр. 1922 елда Фәрдәнә Хәйрулланың ишле гаиләсенә килен булып төшә. Кайнатасының икенче хатыны (беренчесе үлгән) Мәбсүсә Фәрдәнәнең ире Фәйзулладан бары тик өч яшькә генә олы була. Йортта тагын – бишектәге сабый, өй тулы каенсеңелләр. Фәрдәнәгә шарт шундый була: ул каенатасы Хәйрулладан тел яшерергә, ягъни аның белән бер сүз дә сөйләшмәскә, аның яныннан үткәндә, битен яулыгы белән капларга тиеш. Ишле кешенең эше дә ишле. Алга таба →