Бәйге тәмам!

Июн 17, 2019

«Мәйдан» журналы сайтында «Чормада сакланган ядкарь» дигән бәйге игълан ителгән иде. Укучылардан килгән иҗат җимешләренең иң уңышлылары сайт битләрендә дөнья күрде: Алга таба →

Биредә дә тарих эзләре («Чормада сакланган ядкарь» бәйгесенә)

Мар 29, 2019

Кайда гына карасаң да, нәрсәне генә алсаң да аның башлангычында һичшиксез тарихи бер ядкарь ята. Тарих – кешелекнең үсешен чагылдыра, елдан-ел артып торган яңалыкларны, байлыкларны туплый, барлый һәм киләчәккә тапшыра. Баксаң, һәр үткән көн бүгенге өчен бары тик тарих. Ничек кенә тырышсаң да аны кире кайтарып, яңадан яшәп булмый. Булдыра алган кадәр яңарта алсаң да, төп-төгәл алдагы көндәгечә булмый, булган булса да, кабатлау гына була. Тормыш кабатланмас мизгелләрдән тора, вакытында шуларның кадерләрен белергә кирәк. Ләкин үткәннәрне онытмас өчен, аларны хәтердә яңартып торырга кирәк түгелме?!

Ни кызганыч, күпчелек очракта, элекеге әйберләрне “искергән нәрсә”, “модный түгел” дип күпләр ташлый. Бу искегә ябышып, заманадан артта калмау дип аңлатыла. Тик хәтерен җуйган кеше алга таба ничек яшәр соң? Алга таба →

Безнең нәсел ядкаре («Чормада сакланган ядкарь» бәйгесенә)

Фев 25, 2019

Мин һәр елны җәйге каникулны дәү әнием янында, авылда уздырам. Авылда бик рәхәт, әмма сүзем ул хакта түгел.

Дәү әниемнең чормасында чәчәкле төргәк бар. Ул аны беркайчан да урыныннан кузгатмый, ачып карамый, безгә дә рөхсәт итми. Минем ул төргәк эчендә ни барын беләсем килә. Алга таба →

Безнең нәсел җепләре…(«Чормада сакланган ядкарь» бәйгесенә)

Фев 23, 2019

Хәтерләрне яңартып, үтелгән гомер юлыбызның чишмә башына барып басыйк та бу якты дөньяга аваз салган көннәребезне, мәрхүм әти-әниләребезне искә алыйк. Бу истәлекләрем алар рухына балаларыннан изге дога булып барып ирешсен иде. Алга таба →