Кадер хисе

Түбән Кама татар дәүләт драма театры –  тамашачыга хисләр бөтенлеген җиткерә алу осталыгы белән дан тоткан театр. Ә бит ул әле чагыштырмача яшь, дәүләт театры статусы алганына да әллә ни күп вакыт узмаган… Рөстәм абый, аның нигез ташларын салучы да сез үзегез бит. Пәрдә читен бераз гына күтәреп, шул елларга күз салсак… 

– Әлмәт театрында эшләгән чакта Түбән Камага гастрольгә килгән идек. Элек бит түрәләр дә спектакльләргә йөри иде, Алга таба →

Биштәрләрдә – халык язмышы

Татарстаннан читтә яшәп тә, милләтебезне, аның телен, мәдәниятен, сәнгатен саклап калу өчен фидакарьләрчә хезмәт куйган бу коллективка сокланмый мөмкин түгел. Ырынбур – татар театрының чишмә башы; егерменче гасыр башында ук аның тәүге адымнарының шаһите булган шанлы төбәк. Бер гасыр элек ягылган учакның ялкыны да, җылысы да бүгенгәчә сүрелмәгән: театр яши, иҗат итә, яңадан-яңа әсәрләргә җан өреп, дөнья гизә.

 Аһ, Ырынбур-кала, сахра-дала,

Елкылары чыккан бәйгегә… Алга таба →

Иң борынгы яшь театр

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрын контрастлар театры дип атап булыр иде. Ул – татарның иң борынгы театрларының берсе, ул – республика дәүләт театрлары арасында иң яше, ул – Россиядә бердәнбер авыл театры! Бер театрда никадәр үзенчәлек, никадәр төрлелек! Тизрәк аңа рухың белән якынаясы, тамашачы залында үз урыныңны алып, сәхнә ачылганын, спектакль башланганын көтәсе килә – шулай бит? Әмма аз гына сабыр итеп, Әтнә театрының ерак тамырларына күз салыйк әле. Гасыр эргәләренә барып тоташкан тарих сәхифәләре безгә күп нәрсәләр хакында сөйләр кебек. Алга таба →

Ирек + Гөлчәчәк

Танылган рус артисты Михаил Боярскийның: «Актер булырга өйрәнү мөмкин түгел: бу сәләт я бар, я юк», – кебегрәк сүзләре кайчандыр, кайдадыр күз уңына эләгеп калган иде. Тормышта һәркем теге яки бу рольне уйнарга мәҗбүр, дияргә яратсак та, сәхнә сөйкемлелегенә һәм Аллаһтан иңгән талантка ия булу бар кешегә дә бирелмәгән анысы.

Ә Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов диюгә, нәкъ менә тамашачының «сөйкемле сөяге» күз алдына килә дә баса. Хәләл җефете – Татарстанның атказанган артисты Гөлчәчәк Хафизова белән бергә аларны сәхнәдә партнерлар итеп еш күрмәсәк тә, һәр икесенең дә үз рольләр галереясы, яулаган һәм яулыйсы биеклекләре бар. Аларның исемнәре, театр сәхнәсеннән тыш, телевизион фильмнар аша да татар тамашачысына яхшы таныш. Алга таба →

Еллар һәм юллар гизеп…

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының иҗат юлы гаять кызыклы һәм үзгә. 1933 елны алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды карары һәм К.Тинчуринның шәхси инициативасы белән Татар дәүләт академия театры филиалы буларак оешкан колхоз-совхоз театрына, әүвәл Республика күчмә театры, аннан инде Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры булганчы, шактый озын һәм катлаулы юл үтәргә туры килә.

Ул вакытта труппаның нигезен Г.Болгарская, Ә.Яһүдин, Г.Камская, Г.Гыйматов, М.Рәхмәтуллина, Х.Исмәгыйлев кебек данлыклы артистлар тәшкил итә. Алдагы елларда В.Минкина, Р.Кушловская, М.Шаһидуллина, Л.Фарсина, С.Исмәгыйлева, Г.Нуруллин, Ф.Фарсин, К.Нуруллина, Н.Латыйпова һ.б. артистлар озак еллар театрда көч куя. Алга таба →

Яктылыкка, нурга илтә…

Сәнгать күгендә кечкенә генә йолдызчык булып кабынган Чаллы татар дәүләт театры да, еллар үткән саен, яктылыгын арттырып, үзенең утыз еллыгына якынлаша. 1990 елның 21 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Рабит Батулланың «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектакле белән үзенең эшчәнлеген башлый ул. Чишмә башында торучы режиссер Фаил Ибраһимов – сәнгать җитәкчесе, Гыйлемхан Мөбәрәкшин – беренче директоры буларак, эш башлап җибәрәләр. Алга таба →