Логотип «Мәйдан» журналы

Артем Хохорин: Урамнарда тынычрак булып китте, ләкин җинаятьчелек юкка чыкмады

Узган гасырның 90нчы еллары белән чагыштырганда, Татарстанда җинаятьләр саны бер ярым-ике тапкырга кимегән. Урамнарда тынычрак булып китте, ләкин җинаятьчелек юкка чыкмады. Бу хакта «Татмедиа» АҖ гене...

Узган гасырның 90нчы еллары белән чагыштырганда, Татарстанда җинаятьләр саны бер ярым-ике тапкырга кимегән. Урамнарда тынычрак булып китте, ләкин җинаятьчелек юкка чыкмады. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин сөйләде.
Артем Хохорин: Урамнарда тынычрак булып китте, ләкин җинаятьчелек юкка чыкмады
Хохорин Татарстанда криминоген хәл буенча хисапларны даими рәвештә укый һәм бу мәгълүматларны республикада 1990 елларда ниләр булганы белән чагыштыра.
«1990 еллар белән чагыштырганда ким дигәндә бер ярым-ике тапкыр җинаятьләр, хәтта аерым категорияләр буенча да азрак булды. Ул вакытта 500 тирәсе үтерү булган - бүгенге көнгә ун ай эчендә алар 200дән артык түгел. Дүрт меңгә якын талау булган иде, хәзер алар 400. Фатир талаулар 10 мең иде, хәзер алар 300-400», - дип аңлатты Хохорин.

«Әлбәттә, аерым җитди җинаятьләр була. 1990 еллар белән чагыштырганда, күпкә тынычрак, әмма җинаятьчелек юкка чыкмады», - дип йомгаклады республика Эчке эшләр министрлыгы башлыгы.
Артем Хохорин белән әңгәмәне тулысынча «Атна вакыйгалары» сайтында укырга мөмкин. Видеоны YouTube та “Татар-информ” каналында күреп була.
Телевизион версияне «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.
 


Фото: Михаил Захаров, Владимир Васильев

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/16/197048/

Комментарийлар