Алексей Песошин Чаллыда төрек рецептлары буенча сөт продуктлары чыгаруны хуплады
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа производство ачу өчен гаризалар карау комиссиясе узды.Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Яр Чаллы»...
Татарстан Хөкүмәте Йортында «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа производство ачу өчен гаризалар карау комиссиясе узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә оригиналь төрек рецептлары буенча сөт продукциясе чыгару буенча җитештерү проектын хуплады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә "Атасанжак Милк" ҖЧҖ сөт продукциясе җитештерү проекты каралды. Проект оригиналь төрек рецептлары — әйрән, табигый йогурт, сыр, атланмай буенча сөт продуктлары җитештерүне оештыруны күздә тота, диелгән әлеге хәбәрдә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179311/
Комментарийлар