Логотип «Мәйдан» журналы

Актаныш табибы "Беренчел буынның иң яхшы табибы” исеменә лаек булды

Бүген "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында"Беренчел буынның иң яхшы табибы” номинациясе җиңүчесен игълан иттеләр. Ул – «Актаныш үзәк район хастаханәсе»нең гомуми пр...

Бүген "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында"Беренчел буынның иң яхшы табибы” номинациясе җиңүчесен игълан иттеләр. Ул – «Актаныш үзәк район хастаханәсе»нең гомуми практика табибы Рифә Ибраһимова.
Актаныш табибы
Рифә Ибраһимовага йөз мең акчалата бүләкне Казан мэры Илсур Метшин бирде. Калган ике номинантка планшетка сертификат тапшырылды.
Илсур Метшин Казан шәһәре халкы исеменнән табибларга рәхмәтемне әйтте. "Мәскәүдән кала, Татарстанда иң яхшы табиблар эшли”, - диде ул.
“Минем өчен бу зур бәйрәм. Әнием минем утыз ел шәфкать булып эшләде. Мин һәрвакыт дәресләрдән соң ак халат киеп, үземне табиб булып күз алдына китерә идем”, - дип исенә төшерде балачагын мэр.
"Минем өчен карьера-профессиональлек, белемнәрне, гамәли күнекмәләрен арттыру. Кешеләргә файдалы булырга, авыруларны дөрес диагнозларга һәм дәваларга телим”, - дип әйтте Рифә Ибраһимова.

  • "Ак чәчәкләр" республика бәйгесе Казанда 2008 елдан бирле ел саен уздырыла. Конкурс күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы табиблар турында язылган "Ак чәчәкләр" романына багышлап исемләнгән. Бәйге һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә этәргеч бирүгә, медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188064/

Комментарийлар