Болак буйлап пар аккош йөзә. Бу илаһи манзараны туктап тамаша кылучы сирәк. Чөнки Казан каласы бу көннәрдә гадәттәгедән дә ныграк кайный. Тик шулай да Нәбирәнең колагына үтеп баручыларның сүзләре килеп иреште.

1936289

— Кара, кара әле, тегеләр һаман йөзә икән.
— Ә-ә, ишеткән идем, аккошлар җибәргәннәр, дип…
Болакка күз салучылар ике үсмер кыз икән, Нәбирә бер генә мизгелгә карашын аккошлардан кызларга күчереп алды. Тик шул мизгелдә дә бу кызларның юк диярлек кыска итәк һәм күкрәкләрен чак-чак кына каплап торган түшти кисәкләренә игътибар итми кала алмады. Шул түштине «топик» та «топик» дигән булалар. Нәбирә шул «топик» сүзен урысның «бату» сүзеннән ясалган, дип уйлый. Шуңа күрә «Кая инде аның эченә кереп батулар, кем инде чыпчык тезеннән суга чума алсын», дип үртәлә. Әмма яшьлек яшьлек инде ул. Кызлар икесе дә шундый чибәрләр, тик бар булганнарын билләренә тиңелтем таратып салынган чәчләре генә каплап тора.
Нәбирәнең уйлары да, карашы да кабат аккошларга әйләнеп кайтты. Шулчак бу ике кызның… Юк, юк, икесе дә түгел, әнә теге яктагысы, итәк очлары каен яфрагыдай вак-вак сырланганы, аның күз алдында аккошлар белән бергә йөзә башлады.
Әйе, Любаның итәге дә нәкъ шундый кыска, нәкъ шундый нәфис итеп сырланган һәм болай да матур ботларын тагын да матурлап кына тора иде. Әнә ул аякларын берсе өстенә берсен салып, Нәбирә иренең алдына ук менеп кунаклаган да туктаусыз бер сүзне тәкрарлый: мин аны яратам.
Нәбирә шушы хәлгә дә тыныч диярлек карап тора ала. Ул гына да түгел, Любаның буяу белән салам төсенә кертелгән чәчләренең дә килешле, гәүдәсенең кызларныкыдай нәфис икәнлеген дә күрә. Аның кап-кара итеп сызып куелган кашлары да Хәбибкә күз ташлаганда килешле генә күтәрелеп ала. Өстәвенә, Люба Хәбибкә шулай итеп елышкан, аның бар булмышы: «Әгәр бу кешене миннән тартып алсагыз, мин хәзер үк егылып җан бирәм» дип әйтеп тора. Тик Нәбирә болар хакында түгел, үзе турында уйлап куйды: нишләп соң ул бервакытта да шундый халәттә булмады?
Ә өендә аның ире белән чит хатын кочаклашып утыра. Бу ике бәхетлене ул инде бөтенләй оныткандай, «кухня» кушаматлы аш бүлмәсенә керде. Краннан су агызып, чәйнекне плитә өстенә куйды. Газны кабызырга чакманы эзләп тә тиешле урыныннан тапмагач, өстәл тартмасыннан шырпы алып, газны кабызып җибәрде. Ялкын кулын өтеп алгач кына үзенең шырпыны һаман кулында тотып торганлыгын чамалап алды. Бу гамәл тагын икенче уйны тартып китерде: ир-атлар шырпыны үзләренә таба ышкып сызалар икән. Ә хатын-кызлар, киресенчә, үзләреннән читкә таба. Кайсы гына бер эшсезе уйлап чыгарды икән шуны дип, үртәлеп куйды Нәбирә. Чөнки ул — хатын-кыз, ә шырпыны гел үзенә таба тартып сыза бит. Хатын-кыз. Алай гына да түгел, ана кеше Нәбирә. Яңарак кына яшен тутырган Резидәсе янына кергәндә, Нәбирә залда ире белән кочаклашып утырган Люба турында бөтенләй оныткан да иде инде. Тик таралып йоклап яткан кызының салам чәчләре тагын Любаны исенә төшерде. Зәңгәрсу күлмәге астыннан нәни ботлары да шундыйрак, шул Любаныкы кебегрәк булып күренеп тора иде. Куллары белән имезлеген эзләгәндәй итте сабый. Нәбирә шешәле имезлекне сак кына кызының авызына каптырды. Анысы исә ана кеше өчен дөньяда иң кадерле хәрәкәтләр белән сөт имә-имә кабат изрәп йокыга китте.
Менә, мин үлсәм дә кемнән баш тарта алмыйм, дигән уй Нәбирәне югарырак күтәреп куйгандай итте. Люба нәкъ Хәбибкә елышкан кебек, ул үзенең кызына иелеп сеңгәнен чамалап алды. Чөнки, ни хикмәттер, Нәбирә һәрвакыт үз-үзенә читтән карап тора ала. һәрхәлдә үзен дә башкаларны күргән кебек читтән күрә иде. Менә ул нәниен караватында килеш ике кулы белән әйләндереп алган да бәбкәсен саклаган каз шикелле тирә-ягына карангалап тора. Җанына илаһи наз тула аның. Мөлдерәмә булып тула да күңел савытыннан түгелеп тә китә. Нәбирәнең күзләреннән кайнар яшь бәреп чыга. Әмма ул Хәбибнең хыянәтеннән хурланып түгел, ә баласы барлыгына шатланып елый. Шатлык яшьләре бу!
Ут өстендәге яшел чәйнек дөнья бетереп тырылдый башлады. Ник кенә куйды соң әле ул шул чәйнекне? Тегеләр сүндерер әле, дип уйлап өлгерде Нәбирә. Тик холыксыз чәйнекне туктатучы булмады. Нәбирәнең һич кенә дә Люба белән Хәбиб утырган бүлмәгә чыгасы килми. Тик хәерсез чәйнек Резидәне уятырга мөмкин бит. Әнә, кызчыгы чәйнек тырылдаган тавышка кушылып имезлеген кызу-кызу имә башлады түгелме? Нәбирә сак кына сабые җылысыннан кулларын шудырып алды… Әкрен генә ишекне ачты һәм… баскан урынында тораташтай катып калды. Күзләрем ялгыш күрәдер, дигән уй җанын кисеп узды. Ялгыш сурәтләрне коеп төшерергә теләгәндәй, башын селкеп алды. Тик аның күз алдында барыбер бер-берсенә елышкан анадан тума Хәбиб белән Люба иде… Нәбирә имәнеп китте. Әллә бу күренештән йөгереп качу теләгеннәнме, аяклары тиз-тиз атладылар, куллары котырынган чәйнек астындагы утны сүндерде. Фәкать шуннан соң гына Нәбирәгә үз-үзенә читтән карау халәте кайтты. Ул шулай оятларын югалтып, хайваннарча мөнәсәбәткә кергән ире белән чит хатынга да читтән тыныч диярлек карап тора ала иде инде. Әмма нәкъ шушы мизгелдә бу сәер халәт кинәт каядыр шуышты бугай. Нәбирәнең йөрәге жу итеп куйды: кызы, кызы килеп чыкмасын тагын… Нәбирә тып итеп каты җиргә баскандай булды: ничек соң әле ул шушы мизгелгә кадәр бу ике оятсыз тарафыннан никадәр хурланган, мыскыл ителгәнен аңламаган? Нәкъ шул мизгелдә генә аның аңына Хәбибнең генә түгел, бу хатынның да исерек икәнлеге килеп иреште.
Исерек хатын-кыз. Нәбирәнең күңеле болганып китте. Тукта! Уйлары боерыкка буйсынгандай катып калды. Нәбирә аларны үзе дә сизмәстән куаларга тотынды: әйе, әйе, ул бит әлегәчә үз өендә, рәсми аерылмаган да үз ире янында. Ул аның кызының атасы лабаса. Әллә ниләр булса да, бу кадәресеннән беркая да китеп булмаячак. Нәбирә аның белән яшәмәячәк, әлбәттә. Җаны бу карарны күптән кабул иткән. Хәбибнең дә үзе теләгәнчә яшәргә хакы бар, дип саный Нәбирә. Тик әлегә Хәбибнең дә барып керер түбә асты юк… Әмма нигә өйгә, бала янына ук алып кайткан ул сөйрәлчекне? Бу кадәресен күрмәсә, Нәбирә болай уйлый да белми иде әле. Ә хәзер… Нәбирә баскан җирендә бәйдәге эт шикелле таптанып алды да кайнар чәйнекне барып алды. Түзде, кычкырмады. Пары чыгып торган чәйнекне бу ике оятсыз өстенә күтәрде дә һәр сүзен кистереп-кистереп, әмма барыбер тыныч тавыш белән әйтте: «Торыгыз. Чыгып китегез. Юкса, кайнар су белән коендырам». Бу сүзләр шулкадәр катгый әйтелде, күрәсең, Люба песи тизлеге белән сикереп торды да, теге сырлы итәген бердәнбер төймәсенә каптырып, зәңгәрсу кофтасын иңенә элде дә чыгып та йөгерде. Димәк, эчтән башка киеме булмаган икән, дип уйлап өлгерде Нәбирә һәм, үзе сизмәстән, марҗаларның яшьләре дә ыштан кими икән, дигән нәтиҗә ясап куйды.
Хәбиб йоклый идеме, әллә йоклаганга салышып кына ята идеме, Нәбирә аңа якын барырга җирәнде. Күзе күрмәсен өчен генә читтә яткан җәймәне алып өстенә ташлады да кызы янына тукталды» тик кермәде, балконга чыкты. Йөзенә саф һава килеп бәрелде дә айнытып җибәргәндәй итте аны.
Әйе, айнытып. Чөнки ул үзен дөньяда түгел — йә сәер бер төштә, йә булмаса исерек итеп хис итә иде. Тик исерек кешенең нинди халәттә икәнлеген аңламый, белми ич ул. Аның хәмер эчеп караганы юк ла. Ә ник бу кадәр укшыта соң? Нәбирә чак бәдрәфкә кадәр йөгереп килеп өлгерде. Инде эчендә берни калмаганын аңлагач кына, салкын су белән юынды. Кабат балконга чыкты, һава җитми иде аңа.
Таң атып килә. Икенче катны узып үскән каеннарның сырлы-сырлы яфраклары талгын җилдә лепер-лепер сөйләшәләр:
— Мин сине яратам…
Юк, колаклары ялгыш ишетмәгән, теге сүзләр тагын да көчлерәк кабатланды.
— Мин сине яратам!!!
Нәбирә ирексездән аска күз ташлады. Каен төбенә куе булып үскән сәрви куакларына сыенып икәү басып тора. Нәбирә әкрен генә артка чигенде. Тик кереп үк китмәде. Боларның сүзләренә янәдән колак салды.
— Гомерем буе яратырмын, аккошым! Монысы егет тавышы иде.
— Мин дә… — диде нәфис кыз бала тавышы. — Аккошлар хыянәтне белми…
Нәбирә оялып кына балкон челтәре аша тагын аска карады. Анда ап-ак кыска күлмәкле нәфис сынлы кыз баланы кочагына кыскан егет асылы да ап-ак күлмәктән иде. һәм… егетнең бар халәте: «Миннән шушы илаһи затны тартып алсагыз, шушында ук ятып җан бирәм», — дип әйтеп тора иде. Нәбирәнең шулчак: «Ышанма-а-а!» — дип кычкырасы килде.Ул, ачылган авызын куллары белән томалап, арткарак чигенде. Кинәт черелдәп бала елап җибәрде. Нәбирә, яшен тизлеге белән балкон ишеген ачып, эчкә атлам акчы иде, кулы бушлыкка эләккәч, аптырап тирә-ягына каранып алды. Ул һаман Болак күперендә басып тора иде.
Уйлар… Әйе, ул хикмәтләрнең дә хикмәте шул. Алар белән бер мизгелдә дөнья гизеп тә, гомер кичеп тә була. Нәбирәнең уйлары янәдән «аккошлар» дип чыңлап алды. Күзләре Болак буйлап йөзгән аккошларны эзләде. Тапты да чарасызлыктан гаҗиз калды: аккошларның берсе… икесе дә бар барын. Тик берсе аргы ярга елышкан да башын иеп, йоклаган төнбоектай тибрәлеп утыра. Ә икенчесе белән рәттән… икенчесе белән рәттән мәгърур кыяфәтле кара аккош йөзеп бара иде.
Казан каласы кайный… Берничә көннән Болак урамнары җәһәннәмдәй шаулап торачак. «Мөстәкыйльлек» көнен шулай бәйрәм итәләр монда… Ә бүген бар да гадәттәгечә, һәм аккошларның шушы хәленә беркем дә игътибар итми. Кара аккошны күрмиләр дә. Фәкать аклык кына күзлиләр.
Нәбирәнең тагын кычкырасы килде: аккош хыянәт итте! Әмма ул, авызын томалап, күпер челтәренә ныграк сеңде. Күңеле генә кычкырды: Аккош хыянәт итте… Таш калыкты — йөзә. Колмак батты… Бәйрәм юк!
Үтеп баручылардан тагын берәү Болакка күз салды.
— Болакка кара кош кергән, күрдеңме әле? — диде тавыш.
Икенчесе исә: «Үзе теләп Болакка аккошы да, кара кошы да керми инде, керткәннәрдер…» — диде.
Көтмәгәндә Нәбирәнең уйлары ташкын сыман шаулап ага сыман тоелды. Казансу Болак аша Кабанга кушылды да актарыл ып-актарылып ага башлады. Ташкын шавы аша колагына тагын бер тавыш килеп иреште:
— Бу Болакның суы нидән шулкадәр пычрак икән?
— Буылган ул…
Нәбирәнең күңеле исә фәкать бер генә сүзне тәкрарлады: хыянәттән! Хыянәттән! Һәм бу өнгә икенчесе килеп ялганды: чын яшәеш агымы булмаганда, аккошлар да хыянәт итә икән…

Нәҗибә САФИНА.
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга