Логотип «Мәйдан» журналы

АК БАРС ИМИНИЯТ үзмәшгульләрне иминиятләштерү буенча яңа программа башлап җибәрә

"АК БАРС ИМИНИЯТ" ҖЧҖ үзмәшгульләр өчен махсус программа эшли башлау турында хәбәр итә. Программа милек мәнфәгатьләрен, үзмәшгульнең гомерен, сәламәтлеген һәм эшкә яраклылыгын яклау өчен каралган.Комп...

"АК БАРС ИМИНИЯТ" ҖЧҖ үзмәшгульләр өчен махсус программа эшли башлау турында хәбәр итә. Программа милек мәнфәгатьләрен, үзмәшгульнең гомерен, сәламәтлеген һәм эшкә яраклылыгын яклау өчен каралган.
Комплекслы иминиятләштерү түбәндәгеләрне үз эченә ала:
- бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү;
- гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү;
- Юридик (хокукый) ярдәм.
"Үзмәшгульләрне иминиятләштерү" программасы буенча иминият полисын рәсмиләштергәндә, клиент сәламәтлеккә зыян килгән очракта матди ярдәм ала; көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда ышанычлылык; тормыш, сәламәтлегенә яки мөлкәтенә китерелгән зыянны каплау; гаилә бюджетына зыян китермичә квалификацияле юридик ярдәм ала.
Граждан җаваплылыгын иминиятләштерү программасы, һөнәри эшчәнлек нәтиҗәсендә барлыкка килгән өченче затлар алдында җаваплылык туганда, иминиятләштерелгән затның мөлкәти мәнфәгатьләрен яклауны күздә тота.
Килешү буенча җаваплылык лимиты 300-700 мең сум күләмендә билгеләнә. Полисның бәясе елына 3000 сумнан 7000 сумга кадәр тәшкил итә. "Үзмәшгуль" термины "Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында "профессиональ керемгә салым" дигән махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында" 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре белән билгеләнгән. Әлеге категориягә үз эшчәнлегеннән елына 2,4 млн сумнан артмаган, ялланган хезмәткәрләре яки эш бирүчеләре булмаган һәм үзмәшгульләр өчен каралган рөхсәт ителгән эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнүче гражданнар керә.

Күрсәтелә торган хезмәткә сылтама: https://sgabs.ru/products/self_employed/
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/19/188338/

Комментарийлар