Логотип «Мәйдан» журналы

“Ак Барс” белән “Салават Юлаев” социаль челтәрдә туган телдә языша

“Ак Барс” хоккей командасының рәсми аккаунтын алып баручылар “Салават Юлаев” командасындагы коллегалары белән туган телләрдә – татарча һәм башкортча язышты. “Исәнмесез, күршеләр @hcsalavat. Яшел...

“Ак Барс” хоккей командасының рәсми аккаунтын алып баручылар “Салават Юлаев” командасындагы коллегалары белән туган телләрдә – татарча һәм башкортча язышты.
 
“Исәнмесез, күршеләр @hcsalavat. Яшел дербигә әзерме?” – дигән хәбәргә “Салават Юлаев” аккаунтын алып баручылар башкортча җавап кайтарды. Ике як, уенда кем җиңә дип, чәкчәккә бәхәсләште. “Чәкчәккәме? Килештек! 18 октябрь көнне исәпләшәбез!” – дип килеште бәхәсләшүчеләр.
“Яшел дерби” дип аталган уен Уфада 14 сентябрьдә 17.00 сәгатьтә башланып китеп, “Ак Барс” хоккейчылары буллитлар сериясендә җиңү яулады. 18 октябрьдә командалар Казанда очраша. Кайсы команданың җиңүче булуы һәм чәкчәкне кем отканы шул вакытта билгеле булачак.
[embed]https://twitter.com/hcakbars/status/1040533729863716864?ref_src=twsrc%5Etfw%7Ctwcamp%5Etweetembed%7Ctwterm%5E1040533729863716864&ref_url=https%3A%2F%2Ftatar-inform.tatar%2Fnews%2F2018%2F09%2F15%2F171612%2F[/embed]
 
Фото: https://bookmaker-ratings.ru
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/15/171612/

Комментарийлар