Логотип «Мәйдан» журналы

Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде

Архитектура өлкәсендә Ага Хан халыкара премиясе директоры Фәррух Дерахшани Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде. Kazan Palacе кунакханәсендә узган матбугат конференциясендә ул шулай дип белдерд...

Архитектура өлкәсендә Ага Хан халыкара премиясе директоры Фәррух Дерахшани Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде. Kazan Palacе кунакханәсендә узган матбугат конференциясендә ул шулай дип белдерде.
Ага Хан премиясе директоры Казанда оештырылган чараларны югары бәяләде
«Биредә оештыручылар бик компетентлы, алар безнең белән тыгыз хезмәттәшлек иттеләр, тантана югары дәрәҗәдә узсын өчен зур тырышлык куйдылар. Барлык мәсьәләләрдә дә ярдәм иттеләр. Бездә беренче көннән үк бернинди проблема да булмады», - диде ул.

Чит ил гражданнары виза алу һәм сәяхәтләр оештыру мәсьәләсендә Россияне кыен ил дип саный. Әмма Казанда премияне тапшыру тантанасын үткәрү тәҗрибәсе моның киресен күрсәтте, дип искәртте Дерахшани. «Татарларның кунакчыллыгын бәяләмәскә мөмкин түгел», - диде ул.
Бүген Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында архитектура өлкәсендә Ага Хан Халыкара премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Финалга үткән проектлар арасында республиканың иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы да бар.

  • Принц Кәрим Ага Хан IV архитектура премиясен 1977 елда гамәлгә куйган. Аны архитектура, планлаштыру, тарихи мирасны саклау һәм ландшафт дизайнында яңа стандартлар билгели торган проектлар өчен өч елга бер тапкыр тапшыралар.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/13/193511/

Комментарийлар