Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсе булды

Кичә, 25 август көнне, Чаллы шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар. Патриот-шагыйрь һәйкәле янына оешма һәм предприятие вәкилләре, язучылар, мәктәп укучылары һәм укытучылар    ...

Кичә, 25 август көнне, Чаллы шәһәрендә Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алдылар.
DSC_0092
 
Патриот-шагыйрь һәйкәле янына оешма һәм предприятие вәкилләре, язучылар, мәктәп укучылары һәм укытучылар      җыелган иде.Муса Җәлилнең  батырлыгы, әдәби мирасы турында Шәһәр Советы депутаты 2 нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин,  язучылардан Айдар Хәлим, Рәшит Бәшәр, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова чыгыш ясадылар.  4 нче мәктәп укучысы  Айгөл Йосыпова шагыйрьнең ялкынлы шигырьләрен укыды.
IMG_0773
IMG_0794
IMG_0787
DSC_0077
 
Очрашу ахырында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
 

Комментарийлар