Логотип «Мәйдан» журналы

66 ел буе тырнак үстергән ир-ат озын тырнакларын нишләткән?

909 сантиметрлы тырнакны электр коралы белән кисеп алганнар.Һиндстанда яшәүче бер ир-ат 66 ел дәвамында тырнак үстергән. 909 сантиметр озынлыкка җиткән тырнакларын ул быел кисеп аткан. Бу турыда матбу...

909 сантиметрлы тырнакны электр коралы белән кисеп алганнар.
Һиндстанда яшәүче бер ир-ат 66 ел дәвамында тырнак үстергән. 909 сантиметр озынлыкка җиткән тырнакларын ул быел кисеп аткан. Бу турыда матбугат чаралары хәбәр итте.
Шридхар Чиллал исемле бу кеше дөньяда иң озын тырнак иясе булган. 82 яшьлек ир-атның тырнагын электр коралы белән кисеп алып, Нью-Йоркта музейга тапшырганнар.
Бу кешенең ни өчен шул еллар дәвамында интегеп яшәгәне билгесез. Ул гомере буена авыртудан, йоклый алмаудан интеккән.
 
Фото: видеодан скриншот
 
 
https://intertat.tatar/

Комментарийлар