Логотип «Мәйдан» журналы

65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар 31 декабрьгә кадәр поездга билетларын кире кайтара ала

Еракка йөрүче поездларның 65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлары сәфәргә барудан баш тарткан очракта алдан алган билетларын 31 декабрьгә кадәр кире кайтара ала. Бу турыда Горький тимер юлларының Казан бүлеге...

Еракка йөрүче поездларның 65 яшьтән өлкәнрәк пассажирлары сәфәргә барудан баш тарткан очракта алдан алган билетларын 31 декабрьгә кадәр кире кайтара ала. Бу турыда Горький тимер юлларының Казан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бу карар эпидемиологик вазгыять начар булу сәбәпле,  кайбер төбәкләрдә 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен өстәмә чикләү чаралары кертелү белән бәйле», диелгән хәбәрдә.
Сәфәрне кичектерү өчен Россия тимер юлларының Бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Сәфәрне дистанцион кичектерүдән соң 180 көн дәвамында пассажирга акчаны кире кайтару өчен билет кассасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
https://tatar-inform.tatar/news/society/16-12-2020/65-yasht-n-lk-nr-k-passazhirlar-31-dekabrg-kad-r-poezdga-biletlaryn-kire-kaytara-ala-5793016

Комментарийлар