Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчләреңнең көмешенә ...

***Чәчләреңнең көмешенәОзаклап карап торам.Керфекләрем чылана да,Йөземне читкә борам.Кайсыларын сыйпыйм икән?Кайсысын мин агарткан?Акрын гына кагылам да,Уйлап куям азактан:Үземнең дә бит чәчләремЖитен...

***
Чәчләреңнең көмешенә
Озаклап карап торам.
Керфекләрем чылана да,
Йөземне читкә борам.
Кайсыларын сыйпыйм икән?
Кайсысын мин агарткан?
Акрын гына кагылам да,
Уйлап куям азактан:
Үземнең дә бит чәчләрем
Житен төсле түгелләр.
Көмеш-көмеш елга булып,
Аккан икән гомерләр...
***
Шундый матур җыр язасым килә,
Каләмемне манып уйларыма.
Серем итеп мәңге саклап йөрткән
Сөю булып тамсын юлларына.
 
Сагышымны салмыйм бу юлысы,
Саф хисләрем, бары назым тамсын.
Якын дуслар аны тыңлаганда
Сөйгән икән бу да, дип таң калсын.
 
Өметләрнең ин яктысын манам,
Тамчысы да читкә түгелмәсен.
Сөенепләр аннан тыңлап торам –
Бәхет җыры булды түгелме соң?!
 
 

Комментарийлар