Логотип «Мәйдан» журналы

Винарис Ильегет белән Ләйсән Мәхмүтова “Алтын йолдыз” сынын ничек бүлешә?

Винарис “Болгар радиосы” милли премиясендә икенче мәртәбә катнаша.Беренче премияне ике ел элек “Килеп китсәң ни була?” җыры өчен алган иде. Быелгы концертта ул Ләйсән Мәхмүтова белән дуэт буларак чыгы...

Винарис “Болгар радиосы” милли премиясендә икенче мәртәбә катнаша.



Беренче премияне ике ел элек “Килеп китсәң ни була?” җыры өчен алган иде. Быелгы концертта ул Ләйсән Мәхмүтова белән дуэт буларак чыгыш ясады. “Мәхәббәт күбәләге” җыры белән “Иң креатив дуэт” номинациясендә “Алтын йолдыз”га ия булган ике җырчы бер сынны ничек бүлешкәннәр икән?

– Әле ярый “Алтын йолдыз” белән дипломын да бирделәр, ике бүләк булды. Берәү генә булса ничек бүлешкән булыр идек, белмим (көлә). Бу бүләк икебез өчен дә бик кадерле булып чыкты. “Алтын йолдыз” сыны башта миндә, ә диплом ярты ел Мәхмүтовада торачак, дигән фикергә килдек. Июль аенда алмашабыз: диплом миңа кайта, “Алтын йолдыз” Ләйсәнгә китә дип сөйләштек.

– Бу бүләкләрне гомер буе шулай алмаштырып йөрергә җыенасызмы?

– Юк, киләсе елга башка җыр белән шушы милли премиядә катнашырга уйлыйбыз. Тагын бер “Алтын йолдыз” ала алсак, берсе Ләйсәнгә, берсе миңа була.

– Сезнең бер генә дуэтыгыз турында белә идек, икенчесе дә шаян җырмы?

– Икенче дуэтыбыз өстендә эшлибез әле. Тиздән әзер булачак, үзегез күрерсез.

– Винарис, сезнеңчә милли премиядә чыгыш ясаган җырчыларның барысын да гадел юл белән сайлаганнармы?


– Мин үзебез өчен генә җавап бирә алам. Концертта безне бик яратып кабул иттеләр. Тамашачының алкышлары моңа дәлил. Шуңа күрә әлеге премиягә безне халык сайлаганына шигем юк. “Алтын йолдыз”лы булуыбыз белән бик горурланабыз!
Tatar Today - татар яңалыклары.

Комментарийлар