Логотип «Мәйдан» журналы

Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлзада Камәртдиновага мактаулы исем бирелде

Өч татар драма артистына – Эмиль Талиповка, Ләйсән Фәйзуллинага һәм Гөлзадә Камәртдиновага театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Б...

Өч татар драма артистына – Эмиль Талиповка, Ләйсән Фәйзуллинага һәм Гөлзадә Камәртдиновага театр сәнгате үсешенә керткән өлешләре өчен “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелгән. Бу хактагы указга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган. Яңалык турында"Татар-информ"га театр вәкилләре хәбәр итте.
5442
Гөлзадә Камәртдинова – Буа татар дәүләт театры артисты, театрның примасы.
Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина – Камал театры артистлары. Яшь артистларның соңгы бергә уйнаган рольләре – Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Миркәй белән Айсылу рольләре.
Әлеге указда музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Илназ Баһка Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе турында да әйтелә.
9288

Фото: архив/Ильнар Тухбатов




Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/07/176650/

Комментарийлар