Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "һава еланнары" очырту чарасы узачак

2 августта кичке алтынчы яртыда Җиңү паркында “Монда биеклектә барысы да рөхсәт ителә!” девизы астында бәйрәм чарасы оештырыла. Чара “Синең пәнҗешәмбе” мәдәни-күңел ачу программасын тормышка ашыру кыс...

2 августта кичке алтынчы яртыда Җиңү паркында “Монда биеклектә барысы да рөхсәт ителә!” девизы астында бәйрәм чарасы оештырыла.
Чара “Синең пәнҗешәмбе” мәдәни-күңел ачу программасын тормышка ашыру кысаларында уза һәм ул Россиянең һава десантлары гаскәре көненә багышлана. Аны “Нур” яшьләр әзерли, дип яза Чаллы мэриясе матбугат хезмәте.
Чараның максаты – уен формасында әхлаки-патриотик хисләр тәрбияләү. Барлык катнашучыларны “һавада очучы еланны” әзерләү буенча мастер-класслар, төрле кызыклы бәйге һәм бүләкләр белән интерактив программа көтә. Иң истә калырлык мизгел, “һава еланнарын” очырту булачак.
 
Фото: https://pixabay.com

Комментарийлар