Логотип «Мәйдан» журналы

Айдар Галимов: "...картәти. Чынлап та, кадерле статус икән ул"

Айдар Галимовның социаль челтәрләрдәге битләрендә еш кына җырчының яңа фотосурәтләре чыгып тора. Күптән түгел аның оныгы белән төшкән фотосы куелган иде.Фото астына җырчының концертларда яратып сөйләг...

Айдар Галимовның социаль челтәрләрдәге битләрендә еш кына җырчының яңа фотосурәтләре чыгып тора. Күптән түгел аның оныгы белән төшкән фотосы куелган иде.
1516080096_foto-galimov
Фото астына җырчының концертларда яратып сөйләгән сүзләре язылган: "Оныгым туганнан соң бер танышымны очраттым, ул: “Хәзер җырчы, депутат статусларың төшеп кала, син хәзер – картәти”, — диде. Чынлап та, кадерле статус икән ул".
Оныгы Сафиягә әле 1 яшь һәм 8 ай икән. Биергә бик ярата. Нинди генә көй ишетмәсен, шундук биергә керешә, ди. Айфон, планшет кебек техниканы картәтисенә караганда яхшырак белә. Быел Кыш бабай кызчыкка бик күп уенчыклар һәм матур күлмәк алып килгән. Ə картәтисе, кайда барса да, Сафиягә күз явын алырлык киемнәр алып кайта икән.
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар