Логотип «Мәйдан» журналы

2016 елда ничә көн ял итәчәкбез

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2016 елга җитештерү календаре эшләнде.Әлеге календарь Татарстанда эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен методик ярдәм к...


ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2016 елга җитештерү календаре эшләнде.



Әлеге календарь Татарстанда эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнелә. Календарьда ай, кварталлар һәм тулаем 2016 елга 40, 39, 36, 35 һәм 24 сәгатьлек эш көннәре белән эш вакыты нормасы һәм 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы өчен ял һәм эш көннәре саны китерелгән.
Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2016 елда 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы белән исәпләгәндә  243 эш көне булачак, шул исәптән эш вакыты бер сәгатькә кимегән 4 кыскартылган эш көне (20 февраль, 4 июль, 29  август, 3 ноябрь) көтелә.
Киләсе елга 123 көн ял итәчәкбез.
Татарстанда Яңа ел каникуллары 1-8 гыйнвар көннәрендә булачак. Республика халкы эшкә 11 гыйнварда гына чыга. Чөнки 9-10 гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә.
2016 елда бәйрәм көннәре:
7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;
1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәме;
9 май – Җиңү көне;
12 июнь – Россия көне;
30 август – Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь – ТР Конституциясе көне.
Гадәттәгечә, Татарстан халкы Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә дә ял итәчәк. Киләсе елга алар 5 июль һәм 12 сентябрьгә туры килә.
Моннан тыш 2016 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан кайбер ял көннәре:
 
– 2 гыйнвар шимбәсе – 3 майга сишәмбегә;
– 3 гыйнвар якшәмбесе – 7 мартка дүшәмбегә;
– 20 февраль шимбәсе – 22 февраль дүшәмбегә күчерелә.

Комментарийлар