Логотип «Мәйдан» журналы

16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында карар кайбер шартларга карап кабул ителәчәк

16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа түләүләр турындагы карар кайбер факторларга карап кабул ителәчәк, дип белдерде Федерация Советы социаль комитеты башлыгының беренче урынбасары Валерий Р...

16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа түләүләр турындагы карар кайбер факторларга карап кабул ителәчәк, дип белдерде Федерация Советы социаль комитеты башлыгының беренче урынбасары Валерий Рязанский. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Хәлиткеч карарны РФ Финанс министрлыгы кабул итәчәк, чөнки бюджетта мондый түләүләр күздә тотылмаган. Моннан тыш, алар коронавирус аркасында кертелгән төзәтмәләрдә дә юк.
«Быелгы бюджетта мондый ресурслар каралмаган», — дип искәртте Рязанский.
Аның сүзләренчә, Хөкүмәттә гаиләләргә яңа төрле ярдәм күрсәтү хакында Премьер-министр Михаил Мишустин Ерак Көнчыгышка сәфәреннән әйләнеп кайтканнан соң фикер алышырга мөмкиннәр.
 
https://tatar-inform.tatar/news/society/18-08-2020/16-yashk-kad-rge-balalarga-t-l-turynda-karar-kayber-shartlarga-karap-kabul-itel-ch-k-5764290

Комментарийлар