Логотип «Мәйдан» журналы

10 июнь серләре

Бүген көн тыныч һәм аяз булса, уңыш яхшы булачак.Яңгырдан соң салават күпере тиз югалса, көннәр аяз торачак. Озак торса, яңгырлы көннәр көтегез.Урман өстендә һава зәңгәрләнеп торса, алдагы көннәр җылы...

Бүген көн тыныч һәм аяз булса, уңыш яхшы булачак.

Яңгырдан соң салават күпере тиз югалса, көннәр аяз торачак. Озак торса, яңгырлы көннәр көтегез.
Урман өстендә һава зәңгәрләнеп торса, алдагы көннәр җылы, кояшлы булачак.
Яңгыр башланса, тамчыларга игътибар итегез: алар эре булса, яңгыр тиз бетәчәк.
Бүген төшегездә үзегезгә өй салсагыз, зур уңыш киләчәк. Үлән чапсагыз – югалтуга. Ишәккә атланып йөрсәгез, сак булыгыз – кемдер алдарга тели. Пыяла вату – ызгышуга.
10 июньдә туган кешеләргә коралл ташы килешә.
 
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар