Логотип «Мәйдан» журналы

1 июльдән коммуналь хезмәтләргә түләү арта

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуы көтелә. Республикада яшәүчеләрнең бу өлкәгә чыгымнары уртача 5,9 процентка күтәрелүе ихтимал.Салкын су тәэминаты хезмәтләре өчен кубометрына 23,77...

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуы көтелә. Республикада яшәүчеләрнең бу өлкәгә чыгымнары уртача 5,9 процентка күтәрелүе ихтимал.
Салкын су тәэминаты хезмәтләре өчен кубометрына 23,77 сум урынына 25 сум (1,23 сумга күбрәк) түләргә туры киләчәк, су бүлү хезмәте өчен 23,82 сумнан 29,78 сумга кадәр (5,96 сумга күбрәк) күтәрелә.
Җылыту 2057,45 сумга кадәр кыйммәтләнә, әлегесеннән 79,13 сумга күбрәк.
Электр плитәләре булган йортлар өчен электрның кВт-сәгате өчен 2,01 сум урынына – 2,11 сум, электр плитәләре булмаган йортларга киловатт хакы 2,87дән 3,01 сумга арта.
 
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар