Логотип «Мәйдан» журналы

1 апрельдән Чаллыда эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе электрон рәвештә бирелә башлый

Март аенда Чаллының 13 дәвалау оешмасы - барлык зурлар хастаханәләре, Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе, шулай ук Кама балалар медицина үзәге вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен электрон рәвешт...

Март аенда Чаллының 13 дәвалау оешмасы - барлык зурлар хастаханәләре, Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе, шулай ук Кама балалар медицина үзәге вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазен электрон рәвештә бирә башлады.
Ә 1 апрельдән аларны шәһәрнең башка медицина оешмалары да бирәчәк.
Шәһәрдәшләрнең күпчелеге электрон «больничный»ларны алудан баш тарта, кәгазь вариантта сорый. Хәзерге вакытта 152 электрон «больничный» бирелгән.
Әлеге документны электрон рәвештә алу өчен, өч төп шартны үтәргә кирәк:
 
«Эш бирүче Социаль иминиятләштерү фондының рәсми сайтында теркәлергә, медицина оешмасы ФСС махсус мәгълүмат системасына тоташырга, пациент кәгазьне формалаштыру һәм үзе турындагы мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдереп гариза язарга тиеш. Шушы өч таләпнең берсе булса да үтәлмәгән очракта, электрон кәгазьне алу мөмкин түгел», - дип белдерде шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Альбина Шәйхетдинова.
 
«Электрон кәгазь ясау авыруның һәм табибның вакытын экономияли, хастаханә буенча йөреп, имза җыясы булмый. Бу очракта ялган «больничный»лар ясый алмаячаклар», - ди медицина хезмәткәрләре.
 

Комментарийлар